tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыевның Халыкара туган тел көне уңаеннан котлавы
Васил Шәйхразыевның Халыкара туган тел көне уңаеннан котлавы

Васил Шәйхразыевның Халыкара туган тел көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Без – татарлар, безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр милләттәшебез үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар! Барыгызны да Халыкара туган тел көне белән котлыйм. Татар халык мәкале: “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – ди. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора. Быел “Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» булуы да, Милли Шура тарафыннан 2021 ел «Татар халкының бердәмлеге елы» буларак билгеләп узылуы да әлегә бәйрәмне икеләтә кадерле итә.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*