tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Менделеевскида “Туган телем – сайрар кошым” бәйгесенә йомгак ясалды
Менделеевскида “Туган телем – сайрар кошым” бәйгесенә йомгак ясалды

Менделеевскида “Туган телем – сайрар кошым” бәйгесенә йомгак ясалды

Бүген 20 нче февраль көнне Менделеевскидагы Үзәк мәчеттә татар теле курслары укучылары арасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Туган телем – сайрар кошым” дип аталган плакатлар бәйгесенә йомгак ясалды. Әлеге бәйге Халыкара туган тел көненә багышлап оештырылган иде.

Балаларны бүләкләү тантанасында төньяк-көнчыгыш төбәге казые Руслан хәзрәт Мортазин катнашты. Ибраһим Кәшипов (1 нче урын), Җәмилә Гусева (2 нче урын) һәм Латыйфа Кирамова (3 нче урын) җиңүчеләр дип табылды.

Балаларга “Әлифба” шигырь китаплары, сертификатлар, истәлекле бүләкләр таратылды. Туган тел бәйрәме табын артында чәй эчү белән дәвам итте.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*