tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскидан бер төркем делегация Бөтендөнья татар конгрессы бинасында кунакта булды
Ульяновскидан бер төркем делегация Бөтендөнья татар конгрессы бинасында кунакта булды

Ульяновскидан бер төркем делегация Бөтендөнья татар конгрессы бинасында кунакта булды

Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы буенча Ульяновскидан бер төркем делегация мәркәзебез Казанга кунакка килде. Татар автономиясенең Идел аръягы район советы рәисе Рафаэль Назмутдинов җитәкчелегендәге делегация составында актив җәмәгать эшлеклеләре, ана теле укытучылары, мәхәллә мөселманнары, “Ак калфак” кызлары һәм “Өмет” газетасы журналистлары бар.

Семберлеләр иң беренче булып “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә булдылар. Аларны мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов, мөгаллим Зөлфәт Мингалиев каршы алды һәм мөселман уку йорты эшчәнлеге белән таныштырды. Шәкертләр арасында Ульяновскидан килеп укучылар да бар, диде Ильяс хәзрәт.

Шулайк ук кунаклар Бөтендөнья татар конгрессы бинасында булдылар. Аларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннатуллин каршы алды. Ульяновск делегациясе Бөтендөнья конгрессы бинасы белән белән танышты. Шулай ук аларга оешманың эшчәнлеге турында да сөйләделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*