tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай авылында булды
Васил Шәйхразыев Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай авылында булды

Васил Шәйхразыев Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай авылында булды

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Түбән Новгород өлкәсендә.

Васил Шәйхразыев Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай авылында булды. Авылның рәсми исеме — Красная Горка. Биредә Васил Шәйхразыев Шәрәфетдин хаҗи мәчетендә булды. Әлеге мәчеттә Хөсәен Фәезханов башлангыч белем алган. Мәчет ишек алдында репрессия корбанннарына истәлек билгесе куелган.

Шулай ук Васил Шәйхразыев Сафаҗай авылы мәктәбе һәм балалар бакчасында булды. Авылда 1968 елдан бирле урта мәктәп эшли. Мәктәп бинасы 1975 елда ачыла. Мәктәп үзенең күренекле шәхесләре, алдынгы укучылары белән горурланып яши.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*