tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уразавыл сәхнәсендә җиңүчеләр
Уразавыл сәхнәсендә җиңүчеләр

Уразавыл сәхнәсендә җиңүчеләр

Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районында күптәнге күркəм традиция буенча Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган тантанада төрле сферада хезмəт итүче алдынгы, актив ханымнарны бүлəклилəр. Соңгы вакытта бу бəйрəм кичəсенең форматы бераз үзгəрде – менə икенче тапкыр инде барлык өлкəлəрне керткəн дистəдəн артык номинациядə конкурс игълан итеп, җиңүчелəр билгелəнə һəм шулар арасыннан “Ел хатын-кызы” сайлана. Бу конкурсны район администрациясе мəдəният бүлеге белəн берлектə оештыра. Аның төп максаты – төрле өлкəлəрдə уңышка ирешкəн талантлы хатын-кызны барлау; аларның уңышлары белəн киң җəмəгатьчелекне таныштыру; гаилə һəм җəмгыять проблемаларын чишүдə хатын- кызның мөстəкыйльлеген үстерү; районда хатын-кыз хəрəкəтен активлаштыру.

Конкурста катнашырга 18 яше яшəүче һəм эшлəүче һəр ханым хокуклы. Моның өчен оештыру комитетына үзенең эшчəнлеге турында информация – видеога төшерелгəн визит карточкасын, берничə фотография, масса-күлəм информация чараларында бастырылган материалларны, ирешкəн уңышларын исбатлаучы документлар һəм бүтəн өстəмə информацияне юлларга кирəк иде. Төрле оешма вəкиллəреннəн төзелгəн жюри барлык материалларны, документларны җентеклəп тикшереп, һəр номинациядə җиңүчене билгелəгəн. 12 номинациянең өчесендə катнашырга телəк белдерүчелəр булмаган, ə калган тугызы буенча өч дистəгə якын ханымнар талəп ителгəн документларны тапшырган.

Район земство җыены депутатлары, төрле оешма җитəкчелəре, җəмгыять эшлеклелəреннəн торган компетентлы жюриның эше бер дə җиңел булмагандыр дип уйлыйм, чөнки катнашучылар бар яктан да уңган-булган, эш урынында уңышларга ирешкəн, матур гаилə корган, җəмгыять эшендə актив катнашкан ханымнар иде. Конкурс нəтиҗəлəрен игълан итеп, “Ел хатын-кызы-2022”не билгелəү тантанасы 5 март көнне Уразавыл мəдəният йортында узды. Һəр килгəн ханыма меценат Сəит Измайлов (Зур Рбишча) исеменнəн роза чəчəклəре тапшырылды һəм залдагы барлык хатын-кызның чəчəк тотып утыруы кичəгə аерым бер бəйрəм төсмере өстəде. Аны, һəрвакыттагыча, матур итеп, югары профессиональ дəрəҗəдə район мəдəният бүлеге белгече Гөлнара Ганиева алып барды. Кичə хатын-кызны данлауга багышланган шигырьдəн һəм билгеле һəвəскəр артист, күптөрле конкурс-фестивальлəр лауреаты һəм дипломанты Илдус Харрясов башкаруындагы җырлардан башланды. “Конкурста күп балалы əнилəр, укытучылар, табиблар, төрле өлкəдəге белгечлəр, иҗади талантлар – кыскасы, искиткеч ханымнар катнашты, нəкъ шундыйлар район тарихын яза”, – дип, алып баручы сəламлəү һəм кайбер номинациялəрдə бүлəклəү өчен сəхнəгə Кызыл Октябрь районы үзидарə башлыгы Ринат Жалялов белəн Земство җыены рəисе Мария Подшивалованы чакырды.

Ринат Равильевич белəн Мария Николаевна җылы тəбрик сүзлəрен җиткереп, “Дəүлəт һəм муниципаль хезмəт”, “Хəрби көчлəр һəм хокук саклау органнары” һəм “Гаилə учагын саклаучы” номинациялəрендə катнашучы һəм җиңүче ханымнарны бүлəклəделəр. Беренчесендə катнашкан ике ханым – район администрациясенең торак-коммуналь бүлегенең өлкəн белгече Ирина Бардина белəн мəгариф һəм яшьлəр эше комитетының өлкəн белгече Алсу Кадырова арасында Алсу Равилевна җиңүче дип табылган. Россиянең “Сергачский” эчке эшлəр бүлеге инспекторы Юлия Инжеватова белəн приставлар хезмəте Федераль идарəсенең район бүлеге җитəкчесе Ирина Колина “Хəрби көчлəр һəм хокук саклау органнары” номинациясендə катнашкан һəм биредə Юлия Юрьевна җиңү яулаган. Иң җылы булган “Гаилə учагын саклаучы” номинациясендə катнашырга өч ханым – Пашат клубы җитəкчесе Заһирə Абдулхалекова, район социаль яклау идарəсенең бүлек җитəкчесе Фаилə Измайлова һəм Уразавыл мəктəбенең башлангыч класслар укытучысы Алсу Хаммəтова телəк белдергəн, өчесе дə гаилə учагын саклаучы мөлаем ханымнар, өчəр бала əнисе һəм барысы да җиңүгə лаек, əмма җиңүче бер генə була шул һəм бу исем Алсу Рəшитовнага бирелде. Чираттагы өч номинациядə катнашкан ханымнарны бүлəклəү өчен сəхнəгə район җитəкчесе урынбасары Равил Сəйфетдинов белəн халыкны социаль яклау бүлеге идарəсе директоры Эмиль Муртазин күтəрелде. “Медицина” номинациясендə катнаш- кан өч ханым – Уразавыл район хастаханəсенең теш табибы Зөлфия Каюмова, шəфкать туташы Елена Морозова һəм табиб-невролог Наталья Чернова арасыннан соңгысы җиңүче дип игълан ителде. Социаль хезмəт белгече Динара Котдусова, бүлек җитəкчелəре Алсу Шабанова һəм Зөһрə Билялетдинова “Социаль хезмəт” номинациясендə ярышкан һəм алар арасыннан Зөһрə Мерзаиновна җиңүче буларак бүлəклəнде. “Профессиональ эшчəнлек” һəм “Мəгариф” номинациялəрендə кат- нашучыларны район җитəкчесе урынбасары Рафаэль Ильясов белəн район мəгариф һəм яшьлəр эше комитеты җитəкчесе Рауф Ваһапов бүлəклəде.

Беренчесендə катнашучылар саны иң күп булган – Уразавыл мəктəбе укытучысы Рəйсə Сəбитова, мəгариф комитеты белгече Эльмира Бəдретдинова, “Идел” кафесы җитəкчесе Ирина Буреева һəм Уразавыл мəктəбенең башлангыч класслар укытучысы Гөлнара Үмəрова. Нəтиҗəдə, җиңүче исеме Рəйсə Ваизовнага бирелде. “Мəгариф” номинациясендə катнашкан өстəмə белем бирү үзəге методисты Венера Камалетдинова, информация-диагностика кабинеты мөдире Зөлфия Баһаветдинова һəм Садек Абельханов исемендəге Семочки мəктəбе директоры Əлфия Сюняева арасыннан Зөлфия Мөнировна җиңүче дип табылды. Чираттагы номинациялəр кат- нашучыларын һəм җиңүчелəрен район администрациясенең бүлек җитəкчесе Хәбиб Измайлов белəн информация-мəдəният үзəге директоры Халит Харрясов бүлəклəде. “Җəмгый эшчəнлек” номинациясендə ярышкан социаль яклау бүлеге идарəсе белгече Наригөл Алимова белəн бүлек җитəкчесе Гөлсинə Бəдретдинова арасыннан Наригөл Аваловна җиңүче дип табылды.

Ə “Мəдəният” номинациясендə катнашкан Чүмбəли китапханəсе мөдире Гөлнара Фатехова, Пашат клубы методисты Гүзəл Алиəкбəрова һəм Салган клубы методисты Валентина Арефьева арасыннан Гүзəл Абдулловнага җиңүче исеме бирелде. Барлык номинациялəрдə катнашучы ханымнарга Дипломнар һəм кыйммəтле бүлəклəр тапшырылды. Шулай ук алып баручы кыскача гына һәрбересенең биографиясе, эшчəнлеге, уңышлары белəн таныштыра барды. Бүлəклəүлəр район мəдəният бүлеге артистлары Рамис Абдулкаюмов, Сəрия Ефремова, Марат Хөсəиновның чыгышлары белəн араланып барды. Рəйсə Сабитованың улы белəн башкарган “Кадриль” биюе дə кайнар алкышларга лаек булды. Менə ике ел инде бар кешелек дөньясы COVID-19 авыруы белəн көрəшə һəм бу көрəштə алгы сафта табиблар, медицина хезмəткəрлəре тора.

Үзлəрен аямыйча “Кызыл зона”да хезмəт иткəн Уразавыл хастаханəсе терапевты Зəкия Жалялова белəн шəфкать туташы Эльнара Фəткуллинаны өлкə татар конгрессы исеменнəн бу оешманың рəис урынбасары Гөлнара Абдуллина бүлəклəде. Гөлнара Рафековна шулай ук барлык ханымнарны бəйрəм белəн дə җылы котлады. Ниһаять, “Ел хатын-кызы 2022”не игълан итəр өчен барлык номинациялəрдə җиңүче ханымнар, Ринат Равильевич, Мария Николаевна һəм жюри рəисе – район администрациясенең финанс бүлеге җитəкчесе Наталья Гуйганова сəхнəгə күтəрелде. Əлбəттə, бу ханымнар барысы да шушы югары исемгə лаек, əмма конкурс булгач җиңүчесе дə була инде һəм менə иң дулкын- ландыргыч мизгел – Ринат Равильевич конвертны ачып, җиңүчене игълан итə – “Ел хатын-кызы 2022” Наригөл Алимова! Җиңүче Дипломы белəн беррəттəн кыйммəтле бүлəк тə аңа тапшырылды. Зур оешканлык белəн үткəн тан- тана шуның белəн тəмамланды, аны югары дəрəҗəдə уздыру өчен район мəдəният комитеты, аның җитəкчесе Əлфия Салахова күпме көч сарыф иткəннəрен үзлəре генə белə, барысына да рəхмəт. Ə кат- нашучы ханымнарга ирешкəндə тукталмаска, тагы да зуррак үрлəр яуларга омтылырга дигəн телəктə калабыз.

Наилə ЖИҺАНШИНА.

“Туган як” газета

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*