tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Әдәп, зирәклек, зәвык, тырышлык, тел байлыгы…

ВИДЕО: Әдәп, зирәклек, зәвык, тырышлык, тел байлыгы…

Бөтенроссия статусын алган бәйге менә инде 5нче ел татарның иң уңган кызларын бергә җыя. Халыкара хатын кызлар бәйрәме уңаеннан үткәрелүе дә юкка түгел.
Һәр ел саен Ак калфак бәйгесендә катнашырга теләк белдерүчеләр саны артканнан арта. Гаризалар кабул ителеп беткәннән соң кызларны беренче сынау – Эссе форматында билгеле бер темага иншалар язу көтә. Төп таләп үзеңнең фикереңне аңлаешлы итеп җиткерү. Укытучылар кулыннан язылганын без беренче җөмләдән үк ачыклый алабыз ди жюри әгъзалары. Сайлап алу турцыннан соң зум аша фикерләү сәләте тикшерелә. Бары шуннан соң гына финалга чыккан 14 кыз җанлы әңгәмәгә Бөтендөнҗя татар конгрессына чакырыла. Биредә алар гаиләләре, гаиләдәге гореф-гадәтләре, нәсел шәҗәрәсе, гаилә кыйммәтләре белән таныштырды. Катнашучыларның тышкы кыяфәте, сөйләме, фикерләү сәләте, үз-үзен тотышы игътибарга алынды.

Киров өлкәсеннән килгән Әминә Зыятдинова дини гаиләдә тәрбияләнә. Корбан бәйрәме аларның гаиләсендә иң зур бәйрәм.

Финал өлешенең иң истә калган мизгеле – аш-су бүлмәсендә булды дисәк, бер дә ялгышмабыз. Ак калфак иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова кызларны каз тутырырга өйрәтте.

Соңыннан кызлар үзләре дә җиң сызганып эшкә кереште. Токмач җәеп, кистеләр. Һәр бирем бәяләнеп барды.Кул эшләренә осталык изү чиккәндә дә бәяләнде.
СНХ Кадрия Идрисова “Ак калфак” бөтендөнья хатын-кызлар оешмасы рәисе

“Ак калфак – 2022” укучы кызлар бәйгесенең Гран-при иясе дип бар яктан уңган-булган Чаллы кызы Алия Нуриева лаек дип табылды.

АК калфак укучылар бәйгесендә җиңүче бүләккә милли алка, бәйрәм калфагы, көндәлеккә калфак һәм ырынбур шәлен алды. Ә иң мөһиме гомер буена җитәрлек хис-кичерешләр кызларның күңел түрендә сакланыр.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*