tatruen
Баш бит / Яңалыклар / В.Г. Шәйхразыевның Татарстан Конституциясе көне уңаеннан котлавы
В.Г. Шәйхразыевның Татарстан Конституциясе көне уңаеннан котлавы

В.Г. Шәйхразыевның Татарстан Конституциясе көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле татарстанлылар, кадерле милләттәшләр!
Барыгызны да Республикабызның Конституциясе кабул ителгән көн белән чын күңелдән тәбрик итәм. 1992 елдагы әлеге тарихи вакыйга Татарстан өчен сәяси, икътисадый һәм хокукый өлкәдә яңа мөмкинлекләргә юл ачты. Республикабызның төп законы булган Конституция, вәзгыятькә карап, күпмедер үзгәрешләргә дучар булса да, күпмилләтле Татарстан һәм татар халкы шушы төп законга таянып гомер итә.
Бүген Татарстаныбыз – Россия составындагы иң алдынгы республикаларның берсе. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең республикабызны рухи һәм тарихи ватан итеп танулары аеруча да шатландыра. Кадерле татарстанлылар, милләттәшләр, барыгызны да республикабызның Конституциясе көне белән тәбрик итәм, сезгә саулык-сәламәтлек, киләчәк көннәргә ышаныч һәм уңышлар телим. Бәйрәм белән!

Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*