tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтач районында актив милләттәшләребезне бүләкләделәр
Балтач районында актив милләттәшләребезне бүләкләделәр

Балтач районында актив милләттәшләребезне бүләкләделәр

27 октябрьдә Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов Татарстан Республикасы һәм Балтач муниципаль район күләмендә үткәрелгән барлык чараларда актив катнашкан, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләребезне саклап калуда башкарган эшләре өчен милләттәшләребезне Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Бүләкләнүчеләр арасында – Балтач районы Үзәк китапханә мөдире Резидә Зарипова, Бөрбаш балалар бакчасы мөдире Розалия Шәрифуллина, Карадуган балалар бакчасы.

Районның 4нче балалар бакчасы тәрбиячесе Илсөяр Ибраһимова, 3нче номерлы балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Ләйсән Хафизова, 5нче номерлы балалар бакчасы мөдире Гөлнара Әсхатдинова, Бөрбаш балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлфия Хөсәенова, Балтач районының Үзәк китапханәсе методисты Фәнзия Төхвәтуллина Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Зөһрә Әхмәтханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*