tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ваһапов фестивале Италиягә юл ала
Ваһапов фестивале Италиягә юл ала

Ваһапов фестивале Италиягә юл ала

Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале лауреатларының чираттагы концерты 18 октябрь Рим шәһәрендә үтәчәк.

Италия башкаласына генераль продюсер Рифат Фәттахов җитәкләгән иҗади делегациядә Ваһапов фестивале лауреатлары Руслан Сәйфетдинов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Зәлилә һәм Ильяс Шәрипов бар. Алар 18 октябрь Россиянең Рим шәһәрендәге фән һәм мәдәният үзәгендә чыгыш ясаячак.

Программада – татар халык көйләре, татар композиторларының классик әсәрләре, шулай ук рус романслары һәм неопалитан җырлары. Концертның кунаклары – Калабрия-Боволино вокал академиясе солистлары һәм Италиядә яшәүче милләттәшебез Рафис Хөснетдинов.

“Концертка Италиядә яшәүче милләттәшләребезне, гомумән татар музыкасы белән кызыксынучыларны көтәбез”, – диде проектның продюсеры Рифат Фәттахов. Ваһапов фестиваленең Италиягә сәфәре Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Россотрудничество Агентлыгының Италиядәге вәкиллеге ярдәмендә оештырыла.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*