tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрү урыны белән танышты
Васил Шәйхразыев XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрү урыны белән танышты

Васил Шәйхразыев XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрү урыны белән танышты

Бүген, Пермь краена эшлекле сәфәр кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Барда муниципаль районында XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрү урыны белән танышты. «Барда җыены» мәйданы татар милли бәйрәмендә кунакларны кабул итәчәк.

Шулай ук Барда муниципаль районы хакимиятендә XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыру һәм үткәрү буенча утырыш узды.

Исегезгә төшерәбез, бүген Васил Шәйхразыев Сабан туе бәйрәмен оештыру буенча Пермь крае Губернаторы Администрациясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Александр Смертин һәм Пермь крае губернаторы администрациясе башлыгының беренче урынбасары Леонид Политов белән очрашу уздырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*