tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев бүген эшлекле визит белән Төркмәнстанда
Васил Шәйхразиев бүген эшлекле визит белән Төркмәнстанда

Васил Шәйхразиев бүген эшлекле визит белән Төркмәнстанда

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев ике көнлек визит белән Ашхабадта булачак. Төркемәнстанда күп төрле эшлекле очрашулар каралган. Иртәгә ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегация составында анда яшәүче татарлар белән күрешәчәк. Бу тарихта шундый беренче очрашу.

Төркмәнстанда үзенең эш программасын  Милли шура рәисе танылган рәссам, милләттәшебез Камил Вәлиәхмәтов белән очрашудан башлады. Ул рәссамның остаханәсендә булып аның эшләре белән танышты, Камил Вәлиәхмәтовның ни рәвешле иҗатка килүе турында сөйләште.

Очрашу ахырында Камил Вәлиәхмәтов Васил Шәйхразиевка үзенең картинасын бүләк итте. Милли Шура рәисе исә үз чиратында Конгресс эмблемасы төшкән кул сәгатен тапшырды.

Белешмә өчен:

Камил Вәлиәхмәтов тумышы белән Төрекмәнстаннан. 1957 нче елның 18 нче ноябрендә туган. Интернатта  укый. Анда Анатолий Рябов җитәкчелегендә изо-студия ачыла. Камил шунда рәсем ясау серләрен үзләштерә.

Мөгаллиме аның уңышларын күреп, үсмерне сәнгать мәктәбенә күчерә. Соңрак Камил Вәлиәхмәтов Төрекмәнстан сәнгать училищесын тәмамлый. Төрекмәнстанның сәнгать фондында эшли. 2000 нче елдан Халыкара проектларда катнаша, Кипрда, Кытайда һәм башка күп кенә илләрдә күргәзмәләр оештыра. Камил Вәлиәхмәтовның картиналары Төрекмәнстан, Россия, АКШ, бөекбритания, Иран, Франция һ.б. илләрдә шәхси коллекцияләрдә дә саклана.

Төрекмәнстанда милләттәшебезнең хезмәтләре югары бәяләнә. Ул Республика Президентының алтын чылбырына ия шәхес.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*