tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Идел” Халыкара фестиваленең гала-концерты узды
идель афиша 2017
идель афиша 2017

Казанда “Идел” Халыкара фестиваленең гала-концерты узды

Башкаланың Г, Тукай исемендәге татар Дәүләт филармониясендә бүген “Идел” Халыкара фестиваль конкурсының гала-концерты. Анда җиңү яулаган яшьләр чыгыш ясый. Фестиваль -профессионал. Бәйгедә югары һәм махсус уку йортларының вокал, шулай ук музыка бүлекләрендә укучылар, аларны тәмамлаучылар катнаша.

Исегезгә төшерәбез, “Идел” Халыкара фестиваль-конкурсы Уфада 2011 нче елдан уздырыла. Ул Татарстан һәм Башкортстан мәдәният митнистрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы булышлыгы белән оештырыла. Конкурсның сайлап алу турлары һәм гала-концерты Башкортстанда көз көне үткәрелә. Аннары гала-концерт Казан тамашачысына да тәкъдим ителә.

Бүгенге чарада “Балалар” номинациясе җиңүчеләре, Уфа, Казан, Ульяновск һәм Мәскәүдән артистлар катнаша. Гала-концертта чыгыш ясаучыларны һәм тамашачыларны Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров сәламләде.

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*