tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Казанның 15нче номерлы татар гимназиясе белән танышты
Васил Шәйхразиев Казанның 15нче номерлы татар гимназиясе белән танышты

Васил Шәйхразиев Казанның 15нче номерлы татар гимназиясе белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Казан шәһәренең Киров районында урнашкан 15 нче номерлы татар гимназиясендә булды. Уку йортының ачылуына быел 30 ел.

Мәктәп директоры Фәнит Харисов Милли Шура рәисен уку йорты эшчәнлеге белән таныштырды һәм гимназия уңышлары турында сөйләде. уку йорты 2007 нче елда “Татарстанның иң яхшы мәктәбе” конкурсында катнашып шәһәр күләмендә II нче урынга лаек булды.  Гимназия Россиякүләм бәйгеләрдә дә зур уңышларга ирешә. Биредә белем алучы укучылар республика һәм бөтенроссия конкурсларында, олимпиадаларда алдынгы урыннарны яулый. “Татар егете. Татар кызы”, “Милли җанлы егет”, “Минем шәҗәрәм” бәйгеләрендә егетләр һәм кызлар халкыбыз гореф-гадәтләрен, йолаларын белүче, туган телен саклаучы дәвамчылар икәнлеген раслый.

Васил Шәйхразыев мәктәп коллективы белән милли мәгариф һәм татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп тәрбия бирү мәсьәләләре хакында фикер алышты. Гимназиядә 421 бала укый. Аларга 32 педагог белем бирә.

Балалар иҗади яктан да үсештә. Уку йортында җыр һәм бию ансамбльләре , милли уен коралларында уйнаучылар төркеме булдырылган. Алар кунакларга үз иҗатларын күрсәтте.

Гимназиядә ике музей да эшли.Аның берсе – геология музее, икенчесе – Дамир Исхаков исемендәге Казан адмиралтействосы тарихы һәм Бишбалта Бистәсе татарларының тормыш-көнкүреш музее.  Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев аларның эшчәнлеге белән дә танышты.

15 нче номерлы татар гимназиясендә узган очрашуда тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков һәм Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи катнашты. Музейның галим исеме белән йөртелүе юкка түгел. Дамир Исхаков аны оештыруда зур ярдәм күрсәтә. Ә Гөлназ Шәйхи әлеге гимназиядә тарих укытучысы булып эшләгән. Кунаклар татар гимназиясенә киләчәктә дә үз кыйблаларын югалтмыйча, туган телебезне, мәдәниятебезне яратучы балалар тәрбияләүләрен теләде. Укытучыларга һәм гимназия директоры Фәнит Харисовка тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*