tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев “Россия мөселманнарының дини мирасы” форумында катнашты
Васил Шәйхразиев “Россия мөселманнарының дини мирасы” форумында катнашты

Васил Шәйхразиев “Россия мөселманнарының дини мирасы” форумында катнашты

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев “Россия мөселманнарының дини мирасы” I халыкара форумының пленар утырышында катнашты.

 

Форум Болгар ислам академиясендә 13-19 октябрь көннәрендә уза. Ул Россия мөселман халыкларының традицион рухи кыйммәтләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүдә галимнәр һәмбелгечләрнең, җәмәгать һәм дин эшлеклеләренең көчләрен берләштерүгә юнәлдерелгән.

  • 2017 елның 4 сентябрендә Татарстан Республикасының Болгар шәһәрендә Россия ислам дине мәктәбе традицияләрен яңартуны, Гомумроссия мөселман мәгарифен үстерүне максат итеп куйган Болгар ислам академиясен ачу тантанасы узды. Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды, Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән бер ел эчендә чиста кырда заманча матур бина торгызылды, белем бирү һәм фәнни процесс башланды, – дип билгеләп үтте үз чыгышында Васил Шәйхрәзиев.

Аның сүзләренчә, Академиядә студентлар аспирантура һәм докторантура юнәлешләре буенча белем ала, китапханә, фәнни үзәкләр эшли, анда татар дин әһелләренең мирасы туплана һәм өйрәнелә.

Премьер-министр урынбасары билгеләп үткәнчә, агымдагы елның сентябрендә Россия ислам дөньясы өчен мөһим вакыйга булды – академиянең 6 докторы докторлык диссертацияләрен уңышлы яклады һәм ислам фәннәре докторы дәрәҗәсен алды. Яклау югары дәрәҗәдә узды, бу уку йортының белем бирү һәм фәнни курсы дөрес сайланган булуга ачык дәлил.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*