tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев “Сталинград сугышы геройларына» комплексында булды
Васил Шәйхразыев  “Сталинград сугышы геройларына»  комплексында булды

Васил Шәйхразыев “Сталинград сугышы геройларына» комплексында булды

2022 елның 4-6 нчы маенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев эш визиты белән Луганск Халык Республикасына бара.

Бүген ул Волгоград шәһәренә килде. Аэропортта Милли Шура рәисен Волгоград өлкәсе мөфтие Ильяс хәзрәт Биктимеров һәм милләттәшләребез каршы алды.

Васил Шәйхразыев һәм  Ильяс хәзрәт Мамай Курганындагы «Сталинград сугышы геройларына» тарихи-мемориаль комплексында булдылар һәм   “Сталинградны саклап сугышкан татарстанлылар мәңге онытылмас» дип исемләнгән мемориаль билгегә чәчәкләр куйдылар.

Мамай курганы – Идел елгасы уң ярында 1942-1943 елларда Сталинград сугышы вакытында булган  бәрелешләр урынында, Волгоград шәһәренең Үзәк районында урнашкан калкулык. Бүген ул урында   “Ватан-Ана чакыра” төп һәйкәле белән “Сталинград сугышы Каһарманнарына” тарихи-мемориаль комплекс урнашкан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*