tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Волгоград шәһәренең Җәмигъ мәчете белән танышты
Васил Шәйхразыев Волгоград шәһәренең Җәмигъ мәчете белән танышты

Васил Шәйхразыев Волгоград шәһәренең Җәмигъ мәчете белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Луганск Халык Республикасына бара.

Бүген ул Волгоград шәһәренә килде. Биредә Васил Шәйхразыев шәһәрнең Җәмигъ мәчете белән танышты. Ильяс хәзрәт Биктимиров кунакларны дини оешма эшчәнлеге белән таныштырды һәм биредә үткәрелә торган чаралар турында сөйләде.

Мәчеткә шамаил бүләк ителде, биредә кичке намаз укыдылар.

Исегезгә төшерәбез, иртәгә Милли Шура рәисе Луганск Халык Республикасына бара һәм “Донбассның традицион диннәре – экстремизмга һәм неонацизмга каршы” конференциясендә катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*