tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев ТАССРның 100 еллыгына багышланган сайтның эчтәлеген баетырга кушты
Васил Шәйхразиев ТАССРның 100 еллыгына багышланган сайтның эчтәлеген баетырга кушты

Васил Шәйхразиев ТАССРның 100 еллыгына багышланган сайтның эчтәлеген баетырга кушты

ТАССРның 100 еллыгына багышланган 100.tatarstan.ru сайтының эчтәлеген баету буенча эшне дәвам иттерү кирәк. Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Министрлар Кабинетында ТАССРның 100 еллыгына әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында шулай дип белдерде.

Ул “Татмедиа” агентлыгының 100.tatarstan.ru сайтының мәгълүмати тәэмин ителешен кайгыртуын әйтте. “Яңалыклар көн саен татар һәм рус телләрендә чыга. Татарстан Республикасы Милли музее, ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты белән берлектә, Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан сайтның төп бүлекләрен тулыландыру буенча эш алып бара. Сайтны яңарту, эчтәлеген баету, бу ресурсны популярлаштыру буенча эшне дәвам итү зарур”, – диде вице-премьер.

2017 елның сентябреннән бүгенге көнгәчә Татарстан Республикасының дәүләт архивы тарафыннан порталда 244 документның электрон үрнәкләре урнаштырылганын билгеләп узды. Аларда узган гасырның 20-30 елларында республиканың үсеше чагылыш тапкан. Вице-премьер 35 документның Россия архивы фондыннан алынганын белдерде.

Васил Шәйхразиев Татарстан #100 хештэгы белән Фейсбукта, Инстаграммда “Архивы Татарстана” аккаунтында уникаль документлар урын алганын билгеләп үтте. Татарстанда республика тарихы буенча халыкара фәнни-гамәли конференцияләр, Татарстан тарихы буенча олимпиадалар, иҗади бәйгеләр үткәрелеп торуын белдерде.

Премьер-министр урынбасары Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча укыту әсбаплары, электрон кушымталар эшләнеп, республика мәктәпләренә таратылганын әйтте. “Интернет челтәрендә бу әсбапларның татар һәм рус телләрендә электрон формалары да урнаштырылган. Икенче ел “Татарстан гасыры” проекты гамәлгә ашырыла. Узган ел әлеге проект Татарстан шәһәр һәм районнары гербларына багышланса, быелгысы мәдәни мирасыбыз булган объектлар, истәлекле урыннар турында”, – диде.

Васил Шәйхразиев республика массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан вакыйгаларны мәгълүмати яктырту буенча актив эш алып барылуын белдерде. 2018 елның гыйнвар-август айларында бу темага багышланган 2200 материал чыккан.

Бу хакта тулырак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*