tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Винера Абдуллина остаханәсендә булды
Васил Шәйхразиев Винера Абдуллина остаханәсендә булды

Васил Шәйхразиев Винера Абдуллина остаханәсендә булды

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Санкт-Петербургта сынчы Винера Абдуллина остаханәсендә булды.

Апрель аенда Ялта шәһәрендә Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитовка бюст ачылачак. Бюст авторы – Винера Абдуллина. Милли шура рәисе остаханәдә әлеге бюстның эшләнеше белән танышты.

Винера Абдуллина – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Сынчы даими рәвештә шәһәр, республикакүләм һәм халыкара күргәзмәләрдә катнаша. Аның эшләре шәхси җыелмаларда саклана, Россия һәм чит илнең күп кенә шәһәр урамнарын һәм биналарын бизәп тора.  Винера Абдуллина Аятулла Баязитов, Муса Җәлил, Туфан Миңнуллин һәм башка күренекле шәхесләрнең сыннарын ясаган кеше.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*