tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург шәһәре Хөкүмәт әгъзалары белән очрашты
Васил Шәйхразыев Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург шәһәре Хөкүмәт әгъзалары белән очрашты

Васил Шәйхразыев Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург шәһәре Хөкүмәт әгъзалары белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Санкт-Петербург шәһәрендә. Биредә ул Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург шәһәре Хөкүмәт әгъзалары белән очрашты.

Чарада Ленинград өлкәсенең җирле үзидарә, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Лира Бурак, Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, «Санкт-Петербург татар милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Рәис Яркаев, Санкт-Петербургның милләтара мөнәсәбәтләр һәм миграция сәясәтен тормышка ашыру буенча комитет рәисе Олег Капитанов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев һәм башкалар катнашты.

Васил Шәйхразыев очрашуда катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының тарихы, оешма тарафыннан тормышка ашырыла торган мөһим проектлар белән таныштырды.

Олег Капитанов Санкт-Петербург шәһәре тарихын татарлардан аерым карап булмавын билгеләп узды.

-Санкт-Петербург шәһәре тарихын татарлардан аерым карап булмый. Алар һәрчак монда яшәгәннәр. Санкт-Петербрг шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә 6 татар иҗтимагый оешмасы эшләп килә. Аларның үзара хезмәттәшлек итүе, бергә эшләве әһәмиятле, -диде ул.

Ленинград өлкәсенең җирле үзидарә, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Сабантуйларны үткәрүдә ярдәм күрсәткән өчен Татарстан һәм Башкортостан Хөкүмәтләренә рәхмәтләрен белдерде. Ленинград өлкәсендә дә татар мәдәнияте төбәк иҗтимагый оешмасы татар мәдәни җәмгыяте «Файда» эшләп килүен ассызыклады. Аның рәисе – Айрат Маннанов.

Очрашу ахырында Милли Шура рәисе Ленинград өлкәсенең җирле үзидарә, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Лира Буракны «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*