tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Бөек Ватан сугышы каһарманы Әсхәт Минһаҗетдинов белән очрашты
Васил Шәйхразыев Бөек Ватан сугышы каһарманы Әсхәт Минһаҗетдинов белән очрашты

Васил Шәйхразыев Бөек Ватан сугышы каһарманы Әсхәт Минһаҗетдинов белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстан Республикасында. Биредә ул зур хөрмәткә ия булган милләттәшебез, Бөек Ватан сугышы каһарманы Әсхәт Әскар улы Минһаҗетдинов белән очрашты. Әсхәт Минһаҗетдинов Милли Шура рәисенә яңа чыккан китабын һәм рәсемнәрен бүләк итте.

Әсхәт Әскар улы Минһаҗетдиновка 2024 елның 3 апрелендә 100 яшь тула. Ул Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәрендә туып үсә. Мәскәүдә 17 нче укчылар дивизиясе 980 нче артполкта разведчик була. Брянск, 2 нче Белоруссия фронтында Курск шәһәре өчен сугышта катнаша. Бик күп орден һәм медальләр белән бүләкләнә, алар арасында «Батырлык өчен», «Белоруссияне азат иткән өчен» медальләре, «Кызыл Йолдыз», I һәм II дәрәҗә «Бөек Ватан сугышы» орденнары бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*