tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды делегатларын сәламләде
Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды делегатларын сәламләде

Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды делегатларын сәламләде

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды программасы кысаларында делегатлар һәм кунаклар изге Болгар җиренә сәфәр кылалар. Әлеге сәяхәт Идел Болгары дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллык тарихи датасы уңаеннан оештырылды.

Биредә Россиянең 77 регионыннан һәм 35 илдән килгән VIII съезд делегатларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, шулай ук Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россия Югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин сәламләделәр.
Васил Шәйхразыев үз чыгышында озын юллар узып килгән делегатларга рәхмәтен җиткереп, милләтебезгә кагылышлы мәсьәләләрдә актив булырга чакырды. Конгрессның 30 еллыгы уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның, Россия Федерациясе чит ил эшләре министры Сергей Лавровның котлаулар җибәрүен ассызыклады.

“Бүгенге көнгә Татар конгрессына 30дан артык өлкә җитәкчеләреннән дә тәбрикләүләр килде. Иң мөһиме аларның барысында да Татарстанның уңышлы, татарларның эшчән булулары, башка милләтләрне берләштерүдә актив тырышулары, Россиянең төп таянычы булуы турында язалар. Бу бәя сезнең үз регионнарыгызда алып барган эшчәнлекнең нәтиҗәсе”, – дип сөйләде Милли Шура рәисе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*