tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев “Чинги-Тура” музей-агарту үзәгенең проекты белән танышты
Васил Шәйхразыев “Чинги-Тура” музей-агарту үзәгенең проекты белән танышты

Васил Шәйхразыев “Чинги-Тура” музей-агарту үзәгенең проекты белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Төмән өлкәсенә эш сәфәре кысаларында “Чинги-Тура” музей-агарту үзәгенең проекты белән танышты. “Чинги-Тура” музей-агарту үзәгендә монтаж эшләре бара.

Бүгенге көндә Төмәндәге милләттәшләребез борынгы шәһәрдә яшәгән татарларның мәдәни мирас объектларын торгызу буенча эш алып баралар. Урта гасырлар чорында Төмән елгасы ярында Төмән ханлыгы башкаласы Чинги-Тура урнашкан була. Булачак музей да әлеге тарихи шәһәр исеме белән аталачак. «Чимги-тура» музей-агарту үзәге ике катлы бинада урнаша. Бинаның гомуми мәйданы якынча 500 кв.м.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*