Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Курган өлкәсендә. Биредә ул Шадринск шәһәренең “Дуслык” татар-башкорт милли мәдәнияте үзәгендә булды.
Үзәкнең төп максаты – традицион милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, милләтара аралашу мәдәниятен формалаштыру, шулай ук милли тарих, матди һәм рухи мәдәният предметларын җыю, өйрәнү һәм саклау. «Дуслык» үзәге 2007 елда төзелгән.
Берничә еллык иҗади эшчәнлеге вакытында коллектив зур уңышларга ирешә, аның катнашучылары күп тапкырлар шәһәр, төбәк, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда һәм фестивальләрдә җиңүчеләр, призерлар, дипломантлар булалар, шәһәр һәм өлкә бәйрәмнәрендә һәм концерт программаларында үз номерлары белән тамашачыларны сөендерәләр.