tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Курган өлкәсенә бара
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Курган өлкәсенә бара

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Курган өлкәсенә бара

Иртәгә, 11 июль, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылына бара.

Биредә 12 июль көнне Милли шура утырышы һәм никах мәҗлесе булачак. Мәҗлесне үткәрүне Бөтендөнья татар конгрессы үз өстенә алды. Шулай ук Йолдыз авылы халкы һәм укучылары белән очрашу планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*