tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Омск өлкәсенә килде
Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Омск өлкәсенә килде

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Омск өлкәсенә килде

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевны Омск шәһәре аэропортында Омск өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары, Төбәк сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министры Михаил Каракоз, “Иртыш” татар милли-мәдәни үзәге рәисе, Омск өлкәсенең “Ибирь” татар милли-мәдәни мохтарияте Советы рәисе Тамир Алимбаев, Омск өлкәсенең “Мәдәният” татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Радикъ Миниханов каршы алды.

Вице-премьерның сәфәре 8-11 февраль көннәренә билгеләнгән. Ул өлкәдә эшлекле очрашулар уздыра. Чаралар “Татарлар: гамәл Стратегиясе”н тормышка ашыру кысаларында оештырыла.

Милли Шура рәисе Омск өлкәсендә Себер федераль округына кергән татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашып, Бөтендөнья татар конгрессының 2020 нче ел эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясый һәм 2021 нче елга эш планы карала. Җирле җитәкчеләр белән рәсми очрашулар да көтелә.

10 нчы февральдә Үләнкүл авылында “Себер татары утары” ачылу тантанасы узачак. Милли Шура рәисе әлеге чарада да катнаша.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*