tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Пенза өлкәсе Бистән авылында
Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Пенза өлкәсе Бистән авылында

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Пенза өлкәсе Бистән авылында

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Пенза өлкәсе Бистән (Гөлбостан) авылына килде.

Сәфәрдә шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Пенза өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияты рәисе Җиһанша Туктаров та катнашты.

Биредә Васил Шәйхразыев авылның татар җәмәгатьчелеге белән очрашты, балалар мәдрәсәсенең эшчәнлеге белән танышты. Авыл һәм мәчетләр белән Пенза өлкәсенең имам-ахуны Ислам хәзрәт Давыдов таныштырды. Алар шулай ук сәфәр кысаларында авылның танылган гаиләсе – Шаиповлар хуҗалыгында булдылар. Терлекчелек белән шөгыльләнүче Шаиповлар гаиләсе Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашырга җыена.

Пенза өлкәсе Бистән (Гөлбостан) авылында 500 дән артык хуҗалык һәм 3 мәчет бар. Бүгенге көндә 150 еллык тарихи мәчетне зурайтып, яңартып төзү эшләре бара. Кайбер чыганаклар буенча, авылга 1650 елда нигез салынган.  Бистән (Гөлбостан) авылы Труев елгасы буена урнашкан, тирә-ягында урман-кырлар, болынлыклар, авыл эчендә кизләү-чишмәләр агып ята, күлләре бар. Тарих буенча ул үзенең кое казучылары белән данлыклы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*