tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Әстерхан өлкәсендәге Биш-Түбә авылында мәдәният йортын ачу тантанасында катнашты
Васил Шәйхразыев Әстерхан өлкәсендәге Биш-Түбә авылында мәдәният йортын ачу тантанасында катнашты

Васил Шәйхразыев Әстерхан өлкәсендәге Биш-Түбә авылында мәдәният йортын ачу тантанасында катнашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсендә. Бүген биредә Сабан туе уза. Милли Шура рәисен өлкә губернаторы Игорь Бабушкин каршы алды. Алар татарлар яши торган Биш-Түбә авылына килә. Авылда зур тантана – мәдәният йорты ачалар.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин мәдәният йортын ачу тантанасында катнаштылар. Әстерхан өлкәсе татарлары кунакларны чәк-чәк белән каршы алды. Милли көйләребезне уйнадылар.

Васил Шәйхразыев һәм Игорь Бабушкин Биш-Түбә авылы мәдәният йорты ишегалдында яшь агач үсентеләре дә утыртты. Тантанадан соң, кунаклар Җәмәле авылына Сабан туе бәйрәменә китте. Бүген милли бәйрәмебез өч мәйданда уза.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*