tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз

ВИДЕО: Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз

Татарстан Журналистлар йортында танылган замандашыбыз, тележурналист, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямовның иҗат кичәсе үтте.

Бу истәлекле чараны Кыямовлар үзләре алып барды. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән макаль, әйтерсең нәкъ Илдарга әйтелгән. “Бәллүр каләм” конкурсы, Утыз Имәни бүләге иясе, халыкара һәм республика җыр конкурслары җиңүчесе Илдар Кыямовның фәлсәфи, матур шигырьләр язганын күпләр белми дә торгандыр. Илдар шигырьләрен сабый чагыннан ук яза. Хәзер дә иҗаттан туктаганы юк. “Җырларымда – җирсүем” басмасы 50 яшьлеге уңаеннан нәшир ителде. Аның иң зур хәзинәсе — «Кара Чишмә карьясе». Ул тарих төпкеленә төшеп хәтта һуннар чорына кадәр барып җитеп, туган авылының кайчан, ничек барлыккка килүен ачыклаган.

Иҗат кичәсендә Илдар Кыямовның хезмәттәшләре, якташлары, укытучылар, дәрәҗәле кунаклар катнашты.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*