tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Кемерово өлкәсе губернаторы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Кемерово өлкәсе губернаторы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Кемерово өлкәсе губернаторы белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев белән очрашты. Алар XXIII Федераль Сабан туе, III Халыкара шахтерлар Сабан туе турында сөйләштеләр.

Бәйрәмгә әзерлек эшләре югары бәяләнде. Кемерово шәһәре милли бәйрәм кунакларын кабул итәргә әзер. Татарстан Республикасы белән Кемерово өлкәсе арасында эшчәнлек һәм милләтара дуслык елдан ел көчәя.

Исегезгә төшерәбез, 1 июль көнне XXIII Федераль Сабан туе узачак. Программада – театральләштерелгән пролог, сабантуйның традицион уеннары һәм ярышлары, концерт программасы.

Бүген Б.Т. Штоколов исемендәге Кузбасс филармониясе залында Татарстан сәнгать осталары концерты үтәчәк. Биредә Тинчурин театры оркестры, республиканың күренекле артистлары чыгыш ясаячак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*