tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әйдә бас» фестивалендә катнаштылар
«Әйдә бас» фестивалендә катнаштылар

«Әйдә бас» фестивалендә катнаштылар

Көз көне күренекле музыкант, җырчы, биюче, остаз, ТРның атказанган мәдәният эшлеклесе, «Пышны» фольклор ансамбле җитәкчесе Җәгъфәр Касыймов Казан шәһәрендә узган “Әйдә бас” татар биюен үстерү остаханәсендә катнашып кайткан иде. Ул анда илебезнең төрле регионнарыннан сайлап алынган 24 биюче-остаз белән 6 көн буена татар һәм керәшеннәрнең бию һәм милли кием үзенчәлекләре белән танышып, Себер татарларының аяк уены – төйдереп биюе буенча мастер-класс уздырган иде. Әлеге җыенның дәвамы булып быел “Әйдә бас” татар биюен үстерү остаханәсе фестивале оештырылды.

Ул 20-21 май көннәрендә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында, “Росмолодежь” яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм ТР яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән үткәрелде. Фестивальнең төп бурычлары – халыкка татар биюенең төрлелеген, байлыгын, матурлыгын күрсәтү. Һәр татар этнографик төркеменең биюе үзенчәлекле, аларның үз хәрәкәтләре, музыкасы, костюмнары, тарихы булуын аңлату, һәм, әлбәттә, татарларны берләштерү, илһам алу, камиллеккә омтылу.

Фестивальдә булып кайткан Җәгъфәр Әбүзәр улы үзенең онытылмаслык тәэсирләре белән бүлешеп:

  • Әйе-е-е, Казан кунакларны кабул итә белә! 2 көнгә билгеләнгән программаның бөтен нечкәлекләре алдан уйланылган, каралган, катнашучының һәркеме игътибар үзәгендә булды. Мин Казанга үземнең “Пышны” фольклор ансамбле белән бардым. Беренче көнне илебезнең төрле почмагыннан килгән күренекле фольклор һәм бию төркемнәре үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Шунысы сөенечле булды – фестивальгә Мәскәү һәм Пермь шәһәрләреннән килгән төркемнәр Себер татарларының төйдереп биюләрен башкардылар. Күрәсең, көз көне уздырган мастер-класс бушка булмаган. Эшемнең нәтиҗәсен күрү бик күңелле булды. Өстәвенә Себер татарларын илкүләм таныту да бит бу! Без аларның яннарына барып Төмән өлкәсенең себер татарларыннан рәхмәт белдердек. Аларның һәм безнең чыгышларга жюри бик югары бәя бирде. Бу да безнең өчен зур казаныш. Фестивальнең икенче көнендә Казан шәһәре паркларында чыгыш ясадык, кичен гала-концертта катнаштык. Фестивальдә “Пышны” төркеме белән бергә чыгыш ясау бәхетенә ирешкән өчен Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге җитәкчесе Мансур Кәбировка, фестивальне оештыручыларга олы рәхмәтләребезне юллыйбыз. Форсаттан файдаланып, шуны да өстәп китим: оештыручылар киләсе елдан башлап бу фестивальне бәйге итеп үткәрергә планлаштыралар. Шуның өчен мин шәһәрдә, район үзәкләрендә, ерак авылларда яшәүче үземнең себер татарларымны бу бәйгедә катнашырга чакырам. Әлбәттә, чыгышларны башта үзебездә карап, иң-иңнәрне сайлап алачакбыз. Ә аяк уенына өйрәнергә теләкләре булган якташларыбызны мин үземнең Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә алып барган “Аяк уен – төйдерү“ этностудиясенә көтәм. Дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрдә 18.00 сәгатьтә рәхим итегез! – дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*