tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: Киләсе елдан Сабантуйларга милли үзенчәлекне кайтару бурычы куелды
Васил Шәйхразыев: Киләсе елдан Сабантуйларга милли үзенчәлекне кайтару бурычы куелды

Васил Шәйхразыев: Киләсе елдан Сабантуйларга милли үзенчәлекне кайтару бурычы куелды

Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды пленар утырышында киләсе елдан башлап Сабантуйларга милли үзенчәлекне кайтару бурычы куелганын әйтте.

«Узган бишьеллыкта милли бәйрәмебез Сабантуйны уздыру Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге юнәлешләренең берсе иде. Сабантуйлар ярдәмендә дөньяны татар милләтенең рухи байлыгы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштырабыз.

Федераль һәм бөтенроссия авыл Сабантуйларына шахтерлар һәм көньяк Сабантуйлары өстәлде», – диде Васил Шәйхразыев үз чыгышында.

Милли шура рәисе быел беренче мәртәбә Казахтстанда Иртыш буе Сабан туе, ә киләсе елда Түбән Новгородта тәүге Идел буе Сабан туе уздырылачагын белдерде.

«Татарстан Президенты йөкләмәсе нигезендә киләсе елдан башлап Сабантуйларга милли үзенчәлекне кайтару – безнең бурыч булып тора», – диде Васил Шәйхразыев.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*