tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Курган шәһәрендәге эш сәфәрен мәчет белән танышудан башлады
Васил Шәйхразыев Курган шәһәрендәге эш сәфәрен мәчет белән танышудан башлады

Васил Шәйхразыев Курган шәһәрендәге эш сәфәрен мәчет белән танышудан башлады

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бүген эшлекле сәфәр белән Урал аръягында. Биредә аның катнашында татарлар тормышына кагылышлы чаралар узачак.

Милли Шура рәисе эш көнен Кургандагы мәчет белән танышудан башлады. Биредә аны мәчетнең имамы Алишер хәзрәт каршы алды. “Мәчетебез эшли, намазга халык йөри. Җомга көннәрендә 200 дән артык кеше җыела,”-дип белдерде имам. Шулай ук никахлар, корбан ашлары, ифтарлар да уздырыла.

Васил Шәйхразыев: “Татарлар мәчеткә булышамы?” – дип кызыксынды. “Мәчетебезгә һәркем хәленнән килгәнчә ярдәм итә. Бизнесманнар да, гади халкыбыз да. Сәдака белән булышалар,”- дип җавап бирде Алишер хәзрәт.

Мәчеттән соң, Милли Шура рәисе Курган шәһәрендә татар мәдәни үзәген ачу чарасына китте. Үзәк ачылышын милләттәшләребез күптән көтте. Бу – төрле чаралар оештыру, очрашу һәм балалар өчен түгәрәкләр уздыру урыны булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*