tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Мәскәүдә Мөфти Шәех Равил Гайнетдин белән очрашты
Васил Шәйхразыев Мәскәүдә Мөфти Шәех Равил Гайнетдин белән очрашты

Васил Шәйхразыев Мәскәүдә Мөфти Шәех Равил Гайнетдин белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бүген Мәскәү шәһәренә эш сәфәре барышында Җәмигъ мәчетендә дә булды. Биредә ул гыйбадәт йорты белән таныша.

 

Мәскәү Җәмигъ мәчете Россиядә генә түгел, Европада да иң зурысы. Аның беренче бинасы 1904 нче елда сафка бастырылган. 2011 елда биредә зур төзелеш эшләре башлана. Җәмигъ мәчете бинасы реконструкцияләнеп, 2015 нче елның 23 нче сентябрендә аның ачылышы узды.

Яңа гыйбадәт йортының мәйданы 18900 кв.м. Биредә берьюлы 10 меңләп мөселман намаз укый ала.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Шәех Равил Гайнетдин белән очрашты. Ул Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштырды. Милләт Җыенында кабул ителгән “Татарлар: гамәл Стратегиясе” хакында сөйләде. Васил Шәйхразыев әлеге документның басма вариантын  Равил хәзрәт Гайнетдингә  тапшырды.

Сүз барышында Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылучы чараларга әзерлек, тиздән башланачак Рамазан ае, Казанда оештырылачак татар дин әһелләре форумы хакында да сөйләштеләр.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*