tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Нижневартовск шәһәрендә Федераль Сабан туенда катнаша
Васил Шәйхразыев Нижневартовск шәһәрендә Федераль Сабан туенда катнаша

Васил Шәйхразыев Нижневартовск шәһәрендә Федераль Сабан туенда катнаша

18-19 июнь көннәрендә Нижневартовск шәһәрендә XXI Федераль Сабан туе уза. Бүген милли бәйрәмебезнең ачылыш тантанасы. Иртәгә милли көрәш. Татарстан Премьер-министры урнбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Нижневартовск шәһәренә Сабан туена килде. Биредә аны “Мирас” татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рафаэль Мөхәммәтҗанов каршы алды.

Федераль Сабан туе быел башка форматта уза. Пандемия таралу сәбәпле, киң мәйданга җыелып бәйрәм итү тыела. Бүген милли бәйрәмебезнең ачылыш тантанасында Сабан туе символы Ульяновск өлкәсенә тапшырылачак. Киләсе елга Федераль Сабан туе әлеге өлкәдә узарга тиеш.

18-19 июньдә Нижневартовск шәһәрендә үткәрелүче милли бәйрәмебезне онлайн форматта  Бөтендөнья татар конгрессы сайты аша карау мөмкин булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*