tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Омск өлкәсе губернаторы белән очрашты
Милли Шура рәисе Омск өлкәсе губернаторы белән очрашты

Милли Шура рәисе Омск өлкәсе губернаторы белән очрашты

Бүген Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе
В. Г. Шәйхразыев өлкә губернаторы Александр Бурков белән очрашты.

Очрашу барышында җитәкчеләр татар телен, мәдәниятен һәм сәнгатен саклау һәм үстерү буенча ярдәм итү мәсьәләләре һәм чаралары турында фикер алыштылар. Сөйләшү барышында Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенә тәүге тапкыр килүен һәм биредәге кунакчыллык өчен зур рәхмәтен белдерде. Губернатор исә татарларга карата хөрмәте зур булуын һәм хакимиятнең җирле татар оешмалары белән тыгыз элметәләрдә булуын ассызыклады.

Омск өлкәсе Себер федераль округында татарлар саны буенча лидер булып тора. Бүгенге көндә Омск өлкәсе территориясендә 42 меңгә якын милләттәшебез яши.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*