tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанга Чиләбе өлкәсе делегациясе килде
Казанга Чиләбе өлкәсе делегациясе килде

Казанга Чиләбе өлкәсе делегациясе килде

Бүген Казанга эш сәфәре белән Чиләбе өлкәсе делегациясе килде. Аның составында Чиләбе өлкәсе Җәмәгать куркынычсызлыгы министры урынбасары В.А. Гусак, Чиләбе өлкәсе авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү идарәсе башлыгы Е.А. Литвинов, Троицк шәһәре башлыгының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Е.Г. Василяускене, Троицк шәһәре башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары К.В. Рогель, шулай ук «Троицк шәһәренең ат үрчетү үзәге» директоры С.Л. Гогорян бар иде.

Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ф.Ф. Латыйпов каршы алды.

Билгеле булганча, эш сәфәренең максаты булып Татарстан башкаласы белән танышу һәм Казан ипподромы тәҗрибәсен өйрәнү тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*