tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Омск шәһәренең “ИБИР” милли-мәдәни мохтарияте эшчәнлеге белән танышты
Васил Шәйхразыев Омск шәһәренең “ИБИР” милли-мәдәни мохтарияте эшчәнлеге белән танышты

Васил Шәйхразыев Омск шәһәренең “ИБИР” милли-мәдәни мохтарияте эшчәнлеге белән танышты

“Татарлар: гамәл стратегиясе”н тормышка ашыру максатыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыев Омск шәһәренә сәфәр кылды. Биредә Себер федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу узачак. Милли шура рәисенең “Себер татары утары” этнокомплексын ачу тантанасында катнашуы да көтелә. Моннан тыш, берничә эшлекле очрашу планлаштырылган.

Бу минутларда ТР Вице-премьеры Омск шәһәренең “ИБИР” милли-мәдәни мохтарияте һәм “Иртыш” өлкә татар милли-мәдәни үзәге” иҗтимагый оешмаларын карап чыкты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*