tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саратовта “Идел буе халыклары: тарих, мәгариф, мәдәният” фәнни-гамәли конференция яңача онлайн форматта уздырылды
Саратовта “Идел буе халыклары: тарих, мәгариф, мәдәният” фәнни-гамәли конференция яңача онлайн форматта уздырылды

Саратовта “Идел буе халыклары: тарих, мәгариф, мәдәният” фәнни-гамәли конференция яңача онлайн форматта уздырылды

2021 нче елның 6 нчы февралендә “Идел буе халыклары: тарих, мәгариф, мәдәният”  V  нче төбәкара фәнни-гамәли конференция Саратов шәһәренең ”Советлар Союзы Герое Г.Г. Рамаев исемендәге милли (татар) гимназиясендә” яңача онлайн-форматта уздырылды.

Конференцияне гамәлгә куючылар: Саратов өлкәсенең мәгариф министрлыгы, Өлкә татар милли мәдәни автономиясе, Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең П.А. Столыпин исемендәге Идел буе институты, Саратов өлкәсенең эчке сәясәт һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр министрлыгы.

Үз халкының тарихына, мәдәниятенә битараф булмаган укучылар җитәкчеләре белән бу конференцияне түземсезләнеп көтәләр. Быел ул Россиянең фән һәм технологияләр елына, Татарстанның туган телләр һәм халык бердәмлегенә багышланды.

Конференциягә Татарстан Республикасыннан, Мәскәү шәһәреннән, Пенза, Ульян өлкәләре, Саратов шәһәре, Саратов өлкәсенең Пугачев, Балаково, Базар-Карабулак, Дергач, Петров, Яңабурас районнарыннан яшь тикшеренүчеләрнең 100 дән артык эшләре җыелды.

Быел конференциядә 9 бүлек эшләде: Идел буе тарихы, хәрби-патриотик, мәдәният, Идел буе халыкларының фольклоры һәм этнографиясе, әдәбият һәм тел белеме, фәнгә беренче адымнар, татар теле һәм әдәбияты, бәхәсләшү мәйданы.

Укучылар төрле юнәлешләрдә эш алып барган: рус сәйләмендә инглизчелек, онлайн укытуның проблемалары һәм киләчәге, Идел буе Болгарда ислам динен кабул итүгә 1100 ел, татар эшмәкәрләренең Саратов өлкәсендә мәгариф үстерүгү керткән әһәмияте. Татар телендә дә эшләр күп булды. Барлык эшләр П.А. Столыпин исемендәге институт белгечләре тарафыннан бәяләнде.

Пленар утырышта  катнаштылар:

  • Саратов өлкәсенең мәгариф министры Седова Ирина Владимировна;
  • Саратов өлкәсенең эчке сәясәт һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр министры Трошина Наталья Валерьевна;
  • Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең П.А. Столыпин исемендәге  Идел буе институты директоры Чепляев Виктор Леонидович;
  • Бөтендөнья татар конгрессының Милли мәгариф һәм мәдәният комитеты җитәкчесе Гыйльметдинов Рөстәм Рафаилович;
  • Саратов шәһәренең Идел буе мәгариф бүлеге җитәкчесе Топоркова Лариса Николаевна;
  • Тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы фәннәр Академиясенең мактаулы әгьзасы Рашитов Фрид Айниевич;
  • Саратов өлкәсенең татар милли мәдәни автономиясенең башкарма комитет  рәисе Хакимов Зуфар Шамсигалиевич;
  • “Сарытау” яшьләр оешмасы җитәкчесе Мадьяров Мухаммад Рафикович.

Онлайн режимда Мәскәү, Татарстан Республикасы, Пенза һәм Ульян өлкәләренең, Саратов һәм Саратов өләкәләренең мәгариф учрежденияләре кушылды.

Конференцияне Саратов өлкәсенең мәгариф министры Седова Ирина Владимировна башлап җибәрде.  Үзенең чыгышында, Ирина Владимировна  2021 нче елны президент тарафыннан фән һәм технология елы дип игълан ителгәнен, балаларның проект эшчәнлегендә юнәлешләре артканын белдерде. Конференция онлайн режимда, санитар таләпләрне үтәп  узуына карамастан, дистанцион формат күп катнашучыларга кушылырга мөмкинлек бирде.

Килгән кунаклар Трошина Л.Н., Чепляев Л.Н., Рашитов Ф.А. катнашучыларны беренче уңышлары белән котладылар, шулай ук конференцияне югары дәрәҗәдә оештыруга  игътибар иттеләр. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән  Гильмутдинов Рустем Рафаэлович сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Җиңүчеләргә мактау хатлары, бүләкләр тапшырды. Бүләкләр шулай ук  Өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Аблязов Камил Алимович исеменнән дә тапшырылды.

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Рөстәм Рафаилович Саратов өлкәсенең мәгариф министырына, Саратов өлкәсенең эчке сәясәт һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр министрына, Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең П.А. Столыпин исемендәге  Идел буе институты директорына мактаулы хатлар һәм Татарстан Республикасының 100 еллыгына багышланган юбилей медальләре  тапшырды.

Хакимов Зуфар Шамсигалиевичка татар халкының рухи үсешендә зур өлеш керткән өчен  Татарстан Республикасы президенты, Саратов өлкәсе губернаторы  исеменнән мактаулы хатлар бирелде.

6 нчы февраль көнне гимназиядә татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы да уздырылды. Олипиадада Саратов, Пугачев шәһәрләре, Дергач, Балаково, Базар-Карабулак, Петров районнарыннан укучылар катнашты. Саратов өлкәсенең мәгариф министры Седова Ирина Владимировна укучыларны сәламләп олимпиаданы ачып җибәрде.  Балаларга  үз туган телләрен  яратып өйрәнергә, зурдан-зур уңышларга ирешүләрен теләде.

Олимпиадада  җиңүчеләр 17 февральда дистанцион форматта уздырылачак татар теле һәм әдәбиятыннан регионара олимпиадада катнашачаклар.

Гимназия директоры Салихова Венера Ряшидовна конференцияне гамәлгә куючы барлык оешмаларга, Татарстан Республикасының мәгариф министрлыгына, Бөтендөнья татар конгрессына, конференцияне, татар теле һәм әдәбияты буенча оештыручыларга һәм катнашучыларга зур рәхмәт белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*