tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Саха (Якутия) Хөкүмәте рәисе урынбасары Сергей Мясников белән очрашты
Васил Шәйхразыев Саха (Якутия) Хөкүмәте рәисе урынбасары Сергей Мясников белән очрашты

Васил Шәйхразыев Саха (Якутия) Хөкүмәте рәисе урынбасары Сергей Мясников белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев Саха (Якутия) Республикасына сәфәре барышында, Хөкүмәт рәисе урынбасары Сергей Мясников белән очрашты. 24-25 нче июньдә Якутск шәһәрендә Татарстан көннәре узачак. Васил Шәйхразыев әлеге чарага әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты җитәкчесе вазыйфасын да башкара.

Чарада шулай ук Татарстан ягыннан – Министрлар Кабинеты Аппаратының халыклар телләрен һәм мәдәниятен үстерү идарәсе җитәкчесе Ләйсән Низамова, мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев һ.б. катнашты. Саха (Якутия) ягыннан – мәдәният һәм рухи үсеш министрының беренче урынбасары Владислав Левочкин, Саха (Якутия) Республикасы һәм Хөкүмәте Башлыгы Администрациясенең телләрне үстерү мәсьәләләре буенча идарә җитәкчесе Римма Жиркова, Саха (Якутия) Республикасының “Туган як”  татар  мәдәни үзәге җитәкчесе Игорь Халиков һ.б. катнашты.

Рәсми очрашуда җитәкчеләр Татарстан көннәрен үткәрү, аның кысаларында узачак чаралар хакында сөйләштеләр. Бәйрәм программасында “Татарстан-Якутия дуслыгы” аллеясенә нигез ташын салу, “Татарстан-Якутия” эшлекле форумын уздыру, анда килешүләр төзү күздә тотыла. 25 нче июньдә якутларның Ысыах һәм татарларның Сабан туе дә бәйрәм ителәчәк.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*