tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт опера һәм балет театры белән танышты
Васил Шәйхразыев Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт опера һәм балет театры белән танышты

Васил Шәйхразыев Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт опера һәм балет театры белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Якутск шәһәрендә.

Бүген ул Д. К. Сивцев-Суорун Омоллоон исемендәге Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт опера һәм балет театры белән танышты. Биредә, 23-24 июньдә,  Татарстан көннәре кысаларында сәнгать осталары концерты узачак.

 Д. К. Сивцев-Суорун Омоллоон исемендәге Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт опера һәм балет театры — Россиянең Ерак Көнчыгыш федераль округында мондый статуслы беренче театр, Себер һәм Ерак Көнчыгышның дүрт опера һәм балет театрларының берсе.

Театр үзенең иҗади эшчәнлеге нигезендә социаль, мәдәни һәм мәгърифәтчелек миссиясен куя, үз максатын яңа иҗади идеяләр эзләү белән бергә, классик мирасны саклауда да күрә. Якутия опера һәм балет театры җәмгыятьнең опера һәм балет сәнгатенә булган ихтыяҗын канәгатьләндерә, аудиторияне дөнья музыкаль театрының иң яхшы үрнәкләре белән таныштыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*