tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Самара өлкәсе губернаторы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Самара өлкәсе губернаторы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Самара өлкәсе губернаторы белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бүген эш сәфәре белән Самара өлкәсендә. Биредә ул Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров белән очрашты.

Васил Шәйхразыев һәм Дмитрий Азаров Самара өлкәсендә узачак Сабан туе бәйрәме турында фикер алыштылар. Дмитрий Азаров бәйрәмнең үзенчәлеге турында сөйләде. Милли бәйрәмдә Самара һәм Казан арасында телемост оештыралачак. Татарстан башкаласында да, Самарада да Сабан туе 24 июньдә узу сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов белән Дмитрий Азаров арасында туры эфир үткәрү турында карар кабул ителгән.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары һәм Самара өлкәсе губернаторы нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен бер-берсенә рәхмәт белдерделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*