tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев «Сириус» федераль территориясендә булды
Васил Шәйхразыев «Сириус» федераль территориясендә булды

Васил Шәйхразыев «Сириус» федераль территориясендә булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Сочига эш сәфәре кысаларында “Сириус” федераль территориясе администрациясе башлыгы Дмитрий Плишкин белән очрашты.

Чарада шулай ук “Сириус” федераль территориясе администрациясе башлыгы урынбасары – эчке, яшьләр һәм социаль сәясәт департаменты директоры Иван Евстифеев, “Сириус” федераль территориясе Советы әгъзасы Александр Паньков, “Сириус” федераль территориясе Советы Аппараты җитәкчесе Степан Медведко, “Мәдәни үзәк” оешмасы генераль директоры Екатерина Тейдер, “Талант и успех” фондының сәнгать департаменты директоры Екатерина Исаева, “Талант и успех” фондының концерт-театр эшчәнлеге Департаменты директоры Никита Лебедев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Аппарат җитәкчесе Фәрһад Латыйпов катнашты.

“Сириус” федераль территориясе Имеретин түбәнлегендә, Мызты һәм Псоу елгалары арасында урнашкан, Кавказ таулары һәм уникаль табигать тыюлыгы белән уратып алынган. Биредә 2014 елгы кышкы Олимпиада узды, Россия Президенты Владимир Путин инициативасы буенча Олимпия мирасы объектлары базасында 2015 елда бөтен илдән сәләтле балалар өчен “Сириус” белем бирү үзәге оештырылды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*