tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы “Оста куллар-2023” конкурсында катнашырга чакыра!
Бөтендөнья татар конгрессы “Оста куллар-2023” конкурсында катнашырга чакыра!

Бөтендөнья татар конгрессы “Оста куллар-2023” конкурсында катнашырга чакыра!

Тиздән 8 март-Халыкара хатын-кызлар көне. Шул уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы “Оста куллар-2023” конкурсын игълан итә. Анда 21 яшьтән өлкәнрәк булган туташлар, ханымнар катнаша ала. Бәйгенең нигезләмәсе белән конгрессның рәсми сайтында таныша аласыз.

Конкурс ике номинация буенча уздырыла: “Алтын куллы хатын-кыз” һәм “ Аш-су остасы”. “Кул эшләнмәләре” номинациясендә катнашучы 2022-2023 нче елда эшләгән кул эшләнмәләрен генә куярга тиеш. Ә “Аш-су остасы” номинациясендә катнашучы 2023 нче елда бу конкурс өчен махсус пешергән  ризыкны фото яисә видеога төшереп куярга тиеш.

Моңа кадәр уздырылган төрле конкурсларда инде тәкъдим ителгән хезмәтләр бәйгедән төшеп кала. Алар социаль челтәрләр аша тикшерелә. Фото яисә видео астына катнашучы пешергән ризыкның рецептын да аңлатып язарга тиеш.

Бәйгегә старт 15 нче февральдә бирелә. Ул 8 нче мартка кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр 15 нче март көнне игълан ителә.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*