tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Өченче Яңа татар җыры бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды
Өченче Яңа татар җыры бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды

Өченче Яңа татар җыры бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды

«Яңа татар җыры III» бәйгесе – Ваһапов фондының татар милләтеннең хәзинәсе булган моңлы, сыйфатлы, яңа җырлар булдыру, киләчәк буынның иҗади мирасын баету, татар җырларын камилләштерүгә юнәлдерелгән проекты.

2007 елдан башлап, Рәшит Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсы үткәрелә. Фестивальдә Татарстанның халык артистлары Филүс Каһиров, Рөстәм Асаев, Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгыйзов, Руслан Сәйфетдинов, Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, Сиринә Зәйнетдинова, Ришат Төхвәтуллин һ.б. канат чыгара.

2023 нче елда яшь башкаручылар конкурсының чираттагысы бара. Конкурсның зур кызыксыну уятуы аның кирәкле милли-мәдәни проект булуы хакында сөйли.

Конкурсның нигезләмәсе белән Рәшит Ваһапов исемендәге исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фондының рәсми сайтында танышырга мөмкин https://vagapovfond.ru/yanatatarjyry. Шушы сылтама буенча конкурста катнашу гаризасын да тутырырга була.

Конкурсның башкарма комитеты – Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды, тел. +7(843)598-00-35.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*