tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев төбәкләрдә милли матбугатка язылу эшен оештырырга өндәде
Васил Шәйхразыев төбәкләрдә милли матбугатка язылу эшен оештырырга өндәде

Васил Шәйхразыев төбәкләрдә милли матбугатка язылу эшен оештырырга өндәде

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев татар матбугатын халыкка җиткерү максатыннан милли җанлы эшмәкәрләргә, депутатларга, җитәкчеләргә мөрәҗәгать итәргә өндәде.

Бу турында ул Бөтенроссия татар журналистлары форумы кысаларында узган очрашуда әйтте.

«Тираж күпме булуга карамастан – 500 данәме ул, 800, 1000, 10 меңме, аларның һәркайсын халыкка җиткерергә кирәк. Россия төбәкләрендә эшмәкәрләр, депутатлар, җитәкчеләр бар, алар исеменнән мохтаҗларга, ветераннарга матбугатка язылу оештырырга була. Бу бик яхшы ысул», – диде Шәйхразыев.

Бу эшне башкарып чыгу өчен редакцияләрдә матбугатка мохтаҗ кешеләрнең адреслары тупланган булырга тиеш, диде вице-премьер. Милли автономияләр җитәкчеләренең бу эштә катнашуы кирәк. Эшмәкәр килеп, акчамны түлим, подписка ясыйм, дисә, адреслар әзер булырга тиеш, дип искәртте Васил Шәйхразыев.

«Эшмәкәрләрнең һәрвакытта да ярдәм итәрлек финанс мөмкинлеге бар, алар даими кемгәдер ярдәм итеп тора. Татарлык нигезендә шушы эшкә алынсалар, бик әйбәт булыр иде», – диде ул.

2023 елның беренче яртыеллыгына матбугатка язылу кампаниясе бу елның 25 декабренә кадәр дәвам итә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*