tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Төмән шәһәре татар мәдәнияте үзәгендә булды
Васил Шәйхразыев Төмән шәһәре татар мәдәнияте үзәгендә булды

Васил Шәйхразыев Төмән шәһәре татар мәдәнияте үзәгендә булды

Бүген Төмән шәһәренең “Татар мәдәнияте үзәге” мәдәни-белем бирү үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев кунак булды. Биредә аны Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле Р.Х. Насыйров озата йөрде.

Үзәк хезмәткәрләре заллар буенча экскурсия уздырдып, оешма эшчәнлегенең юнәлешләре хакында сөйләделәр. Билгеле булганча, бүген үзәктә халык иҗатын саклау һәм үстерү максатыннан “Хәзинә” татар костюмы һәм декоратив-гамәли сәнгать студиясе эшли. Иҗат берләшмәләре төрле яшьтәге кешеләрне колачлый. Алар арасында – “Бәйрәм” балалар вокаль ансамбле һәм “Аккош” татар-башкорт биюенең хореография студиясе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*