tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Тубыл районында урнашкан Якуб Зәнкиев музеен карады
Васил Шәйхразыев Тубыл районында урнашкан Якуб Зәнкиев музеен карады

Васил Шәйхразыев Тубыл районында урнашкан Якуб Зәнкиев музеен карады

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Төмән өлкәсенә сәфәре барышында, Тубыл районындагы Хучайла авылында урнашкан, танылган математика һәм физика укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Якуб Зәнкиев музеенда да булды. Биредә ул ветеранның  үзеннән соң тирән эз калдырган эшчәнлеге белән танышты.
Музейда  Якуб аганың тормышы һәм эшчәнлеге, фронтта узган юллар турында экспонатлар, документлар, шәхси әйберләре урын алган. Ветеран Бөек Ватан сугышының беренче көненнән үк Ватанны саклауга алына, танкларга каршы беренче артиллерния взводы командиры булып хезмәт итә. Батырлыгы өчен “Кызыл Йолдыз” ордены, Бөек Ватан сугышының I һәм II дәрәҗә медальләре белән бүләкләнә.
Сугыш тәмамлангач, Якуб Зәнкиев туган ягына әйләнеп кайта һәм укытучылык эшен дәвам итә. Балаларга патриотик тәрбия бирүдә актив эш алып бара, фронттагы вакыйгалар хакында документаль очерклар яза.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*