tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Урал федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Урал федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Урал федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты

Бүген Нижневартовск шәһәренә эш сәфәре кысаларында Васил Шәйхразыев Урал федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. Очрашу Нижневартовск шәһәренең «Мирас» татар милли мәдәни автономиясе офисында узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе белән очрашуда Курган, Свердловск, Төмән, Чиләбе, Томск өлкәләре һәм ХМАО-Юградан татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы катнашты.

Васил Шәйхразыев оешма җитәкчеләренә бүген булып үткән  XXI Федераль Сабантуйны уздыру буенча Оештыру комитеты әгъзалары белән очрашу турында мәгълүмат бирде һәм аны әзерләүдә катнашырга чакырды. Шулай ук Милли Шура рәисе Урал федераль округының татар активына Ринат Насыйровны яңа вазыйфада тәкъдим итте: исегезгә төшерәбез, 2019 елдан ул Төмән өлкәсендә татар конгрессының рәсми вәкиле булып тора.

Милли Шура рәисе татар активы белән әңгәмә барышында «Җәлил укулары», «Татар кызы» конкурсына һәм «Татарча диктант» акцияләренә аеруча мөһим игътибар бирергә чакырды. “Узган ел “Татарча диктант” белем бирү акциясендә 85 мең кеше катнашты, ә быел безнең максат – 100 мең катнашучыны җыю”, – дип билгеләп үтте Васил Шәйхразыев.

Шулай ук очрашу барышында Милли шура рәисе агымдагы елның мөһимлеге турында да сөйләде, чөнки 2020 елда Бөтенроссия халык санын алу узачак, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан күп санлы бәйрәм чаралары оештырылачак. Шулай ук  ул Идел буе Болгары дәүләте тарафыннан Ислам динен кабул ителү юбилее якынлашуын да әйтеп узды. Исегезгә төшерәбез, 2022 елда әлеге истәлекле датага 1100 ел тула.

Очрашу ахырында Васил Шәйхразыев җитәкчеләрне төбәкләрдә үткәрелгән чаралар турында активрак мәгълүмат бирергә һәм «Татарлар» газетасы редакциясе, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы сайты белән хезмәттәшлек итәргә чакырды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россия төбәкләре буенча эшлекле сәфәрләрен дәвам итә. Бүген ул эш визиты белән Нижневартовск шәһәрендә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*