tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижневартовск шәһәрендәге татар балалары туган телебезне өйрәнә
Нижневартовск шәһәрендәге татар балалары туган телебезне өйрәнә

Нижневартовск шәһәрендәге татар балалары туган телебезне өйрәнә

Нижневартовск шәһәрендә хәзерге вакытта балалар татар телен ике мәктәптә  өйрәнә. Татар сыйныфының беренчесе, моннан ике ел элек, 11 нче санлы мәктәптә ачылган иде. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев уку йортына килгәч, татар сыйныфы белән танышты. Биредә укучылар кунакларны каршы алырга ныклап әзерләнгән. ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап шигырьләр, җырлар өйрәнгәннәр.

Нижневартовск шәһәрендә сәләтле татар балалары яши. Моның шулай икәнлеген бүген кунаклар да күрде. Әти-әниләр дә балаларының туган телебездә сөйләшүен тели. Шәһәрнең  11 нче санлы мәктәбендә беренче татар сыйныфы шул максат белән ачылган иде инде. Аны булдыру эшендә  «Мирас» татар милли-мәдәни мохтарияте башлап йөрде. Ә узган ел 8 нче санлы мәктәптә икенчесе ачылды. Укучыларны Казанда белемен арттырып кайткан укытучы укыта.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*