tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыевның Калининград өлкәсенә эш сәфәре дәвам итә
Васил Шәйхразыевның Калининград өлкәсенә эш сәфәре дәвам итә

Васил Шәйхразыевның Калининград өлкәсенә эш сәфәре дәвам итә

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Калининград өлкәсенә эш сәфәре дәвам итә. Кичә ул Ф.Кәрим белән бәйле булган урыннарда булды, аны искә алу чараларында катнашты. Шулай ук ул Калининград өлкәсе губернаторы Антон Алиханов белән очрашты, Төньяк-Көнбатыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы һәм Калининград өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге белән аралашты һәм ТАССРның 100 еллыгы флагына бу өлкә субъектларының символик билгеләре беркетелде.

Бүген Васил Шәйхразыев Переславское поселогында 1945 елның февраль-апрель айларында Көнчыгыш прус операциясе барышында һәлак булган совет сугышчыларының мемориаль комплексында булачак. Аннары Калининград шәһәрендә Калининград өлкәсе тарихи-сәнгать музееның «Форт № 5» музей экспозициясен караячак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*